Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Казанда БРИКС илләре катнашында ислам фәннәре, гарәп теле буенча халыкара олимпиада үтте

0

Россия ислам институтында ислам уку йортлары студентлары арасында БРИКС илләре катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада оештырылды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Олимпиадада Россиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортлары студентлары, шулай ук Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән килгән студентлар көч сынашты. Быел шулай ук беренче мәртәбә BRICS илләре әгъзалары һәм партнерлары: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Һиндстан, Төркия, Индонезия вәкилләре катнашты. Әлеге чара Коръән уку белән ачылды. Аны Ишаатулум ислам университеты (Һиндстан) студенты укыды», – диелә хәбәрдә.

Аннары сәламләү сүзе белән Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясаган. Үзенең мөрәҗәгатендә ул һәр катнашучы – җиңүче дип, олимпиадага иң сәләтле укучыларның җыелуын ассызыклап узган.

«Быел без катнашучыларның географиясен киңәйттек: Һиндстан, Төркия һәм Иран вәкилләре өстәлде. Бу ярышларның дәрәҗәсен арттырды, катнашучыларга белем дәрәҗәләрен бәяләргә зур мөмкинлек бирде. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, безнең олимпиадада җиңелүчеләр юк – сезнең һәрберегез җиңүче исеменә лаек. Биредә – Казанда булу сезгә ошар дип уйлыйм, безнең олимпиада сезгә бик күп уңай тәэсирләр китерер дип ышанам. Ярышларда барыгызга да уңышлар телим!» – диде ул.

Аннан соң олимпиадада катнашучылар төрле номинацияләр буенча биремнәр башкарган. Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча узды: ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе); ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе); дин нигезләре; гарәп теле. Олимпиада барлык номинацияләр буенча да тест рәвешендә язмача үткәрелде. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиеш иде.

Иртәгә 10.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net