Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

III «Насретдин укулары» конференциясендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

0

Марий Эл Республикасы Бәрәңге районының Бәрәңге шәһәр тибындагы бистәсендә «Гаилә һәм гаилә традицияләре – Ислам өммәте нигезләренең берсе» темасына «Насретдин укулары» III төбәкара фәнни-белем бирү конференциясе узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Конференция Россиядә Гаилә елы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән билгеләп үтелүче Мөселман гаиләсе елы уңаеннан үткәрелде. Вакыйга шулай ук фәнни иҗатының шактый өлеше гаилә мәсьәләләренә һәм җәмгыятьне рухи-әхлакый тәрбияләүгә багышланган мөселман дин эшлеклесе, дин белгече, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859-1936) 165 еллыгына багышланган.

Чараны Марий Эл Республикасы Бәрәңге муниципаль районы администрациясе һәм «Мәдинә» нәшрият йорты ярдәме белән РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Марий Эл Республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы оештырган.

Район Мәдәният йортында дин әһелләре, дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетлар вәкилләре, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре һәм мөселман җәмгыятьләре активистлары җыелды.

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Альберт Азизов РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе баш мөфти шәех Равил Гайнетдинның сәламләү сүзләрен укыды. Катнашучыларны шулай ук Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Фәрит Шаһиев җылы сәламләде.

Моннан тыш, конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Бәрәңге муниципаль районы башлыгы Әлфит Ибраев, Марий Эл Республикасы Бәрәңге муниципаль районы администрациясе башлыгы Олег Попов, Марий Эл Республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Михаил Чемышев, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Нияз Кашапов мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән катнашучыларны Татарстанның Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир Миңнемуллин сәламләде.

Чара кысаларында бүләкләү тантанасы булды. Россия мөселманнары дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдинның Рәхмәт хатлары белән күп балалы актив мәхәллә кешеләрен билгеләп үттеләр.

«Насретдин укулары»нда катнашучылар билгеләп үткәнчә, гаилә һәм никах, буыннар арасындагы бәйләнешләр, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр институтын ныгыту һәр кешенең иминлегенә китерә. Моннан тыш, бу иҗтимагый мөнәсәбәтләрне сәламәтләндерүгә, динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияле итүгә, традицион мәдәниятләрне һәм телләрне саклауга, тарихи хәтерне торгызуга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net