Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2024

Cessna һәлакәтеннән соң, Миңнеханов барлык һава судноларын исәпкә алуны таләп итә

0

«Cessna 172» җиңел моторлы самолеты экскурсия вакытында Кама Тамагы янында һәлакәткә очраганнан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада барлык очучы аппаратларны һәм очышлар оештыруны исәпкә алырга кушты. Ул бу хакта төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә сөйләде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

«<...> хәзер ачыкланганча, анда рөхсәт тә булмаган, һәм ул (пилот – Т-И. иск.) үзе ничек кирәк дип санаган, шулай очкан. Бу, гомумән, шундый тәртипсезлек, бигрәк тә очучы аппаратлар белән. Мин монда барлык очучы аппаратлар һәм аларның очышларны ничек оештыруын тикшерергә, исәпкә алырга куштым», - дип белдерде республика җитәкчесе.

«Монда Транспорт министрлыгы да [катнашырга тиеш] – сез дә бераз авиация күзәтчелеге хезмәтләре белән бергә тыңлагыз. Барысы да исәпкә алынырга, барысы да каты авиация регламенты буенча эшләргә тиеш <...>. Мин Федераль иминлек хезмәте һәм башка хокук саклаучы органнарга шундый йөкләмә бирдем», - диде ул.

«Бу нормаль түгел! Ничек кешеләрне йөрткән ул?! Очышлар булуына берәү дә каршы түгел бит. Болар барысы да рөхсәт алыр өчен һава хакимияте белән оештырылырга тиеш. Сез моның нәрсә икәнен күз алдыгызга китерәсезме? Ничек инде шулай?! Кешеләр килгән, заказ биргән. Алар бит инде самолет оча икән, димәк, ул барлык рөхсәтләргә дә ия, дип ышана. Хәзер исә без шушындый тәртипсезлекләр турында белдек. Җирле халык та зарланган булган – берәү дә игътибар итмәгән. Кешеләрне кызганыч! Гаилә <...> ял итәргә килгән. Менә шундый хәл, бик күңелсез», - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

10 июль иртәсендә экскурсия вакытында Кама Тамагы янында һәлакәткә очраган Cessna 172 җиңел моторлы самолетының бортында өч кешелек гаилә очкан. Пилот, әни кеше белән бала үлә, ә гаилә башлыгы күпсанлы җәрәхәтләр ала. һава судносының хуҗасы, суд тыюына карамастан, авиайөртүләр белән шөгыльләнгән. Чик кую чарасы мәсьәләсе карау стадиясендә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net