Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсендә 4500дән артык товар тәкъдим ителәчәк

0

2024 елның 14 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачыла. Ярминкә дистәләгән яңа брендка үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әлеге мәйдан – азык-төлек, косметика, кием, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар сату өчен ачык.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын «хәләл» стандартларына туры килү-килмәү тикшерелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.

Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә бөтен дөньядан 4,5 меңнән артык товар тәкъдим ителеп, 5 мең квадрат метр мәйданны билиячәк. Россиядә иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясындагы әйдәп баручы компанияләр җитештергән, тиешле сертификаты булган азык-төлек, кием, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларны сатып алырга мөмкин булачак.

Бүгенге көнгә маркетта катнашырга ниятләгән 72 компаниядән торган исемлек төзелгән. Алар арасында 9 илдән 15 чит ил компаниясе бар: Әфганстан (киптерелгән җиләк-җимеш һәм дини сувенирлар); Казахстан (кондитер эшләнмәләре); Кыргызстан (киптерелгән җиләк-җимеш); Төркия (төрек тәм-томнары); Иран (киптерелгән җиләк-җимеш); Пакыстан (бодай, авыл хуҗалыгы продукциясе); Азәрбайҗан (җимеш компотлары).

Россия Федерациясе төбәкләреннән 57 компания үз продукциясен аерым блок итеп оештырылган «Татар базары» бренды белән тәкъдим итәчәк. Биредә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Киров, Омск, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләреннән, шулай ук Чувашия, Оренбург һәм Пермь краеннан җитештерүчеләр катнашачак.

2023 елда ярминкәне 40 меңнән артык кунак килеп күрде, ә 400 дән артык катнашучы 20 млн сумнан артып киткән товар сатты.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net