Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2024

«Туган телем» V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсының җиңүчеләре билгеле – исемлек

0

Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Туган телем» V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды. Ул ХХ гасыр башының татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды. Быел Дәрдемәнд тууына 165 ел.

«Кичә Дәрдемәндкә багышланган фильмнарны карау белән башланып китте. Соңыннан Казанның 175 гимназия укучылары Дәрдемәнднең «Кораб» шигырен сәхнәләштерде. Быел конкурска 200гә якын видео килде. 400дән артык кеше катнашты», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Үзбәкстан, Башкортстан, Туймазы шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләгән.

Татарстан Язучылар Берлеге рәисе,Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла конкурста катнашучыларны сәламләгән, Дәрдемәнд эшчәнлеген өйрәнеп, китаплар нәшер иткән Габдулла Тукай бүләге лауреаты, язучы Лирон Хәмидуллин Дәрдемәнд тормышы һәм иҗаты белән таныштырган. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин кичәнең әһәмиятле булуына басым ясаган.

«Филология фәннәре докторы, профессор, академик, халыкара конкурслар лауреаты Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры Альбина Вәлиева үзенең мандолинасында татар халык көйләрен уйнады. Онлайн элемтәдә Төркиянен Малатия шәһәрендәге Иненю университетының Фән-әдәбият факультетында Төрек теле һәм әдәбияты бүлемендә эшләүче профессор Рамилә Яруллина-Йылдырым онлайн элемтәгә кереп, Дәрдемәнднең Төркиядә яшәгән чорын искә төшерде. Төрек кызы Нәслихан Яшар Дәрдемәнднең шигырен көйләп укыды», - диде Флюра Абдуллина.

Шагыйрьнең туган ягыннан килгән «Башкортстан Татар Конгрессы»ның Мәләүз җирле бүлеге рәисе Лилия Камалова Җиргән авылы халкыннан сәламен әйтеп, Дәрдемәнд истәлегенә уздырылган һәм оештырылачак чаралар турында сөйләгән. Ул Дәрдемәндкә багышлап шигырь язучыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары алып килгән.

Әлки районы, Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гүзәлия Рәхмәтуллина, Казанның 16 татар-инглиз гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Ислам Сафиуллин, Казанның 16 татар-инглиз гимназиясенең 8 класс укучысы Хәнифә Халикова, «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте»студенты Раян Шакиров Дәрдемәндкә багышлап шигырь язган.

Эшләрне шагыйрь, әдәбият галиме Равил Рахмани бәяләгән. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хезмәткәре Ләйсирә Фазлыева конкурска килгән эшләрне карап, урыннар билгеләгән.

  • Беренче урынга лаек булган, Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Луиза Гафиятова, Саба районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучысы Илназ Биктимеров, Казанның 171 нче мәктәбенең 3 сыйныф укучысы, «Мирас» футбол командасы капитаны Заринә Газизуллина, Казан политехника көллияте студенты Алсын Каримов Дәрдемәнд шигырен сөйләгән. Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясенең 10 класс укучысы Язилә Мозаффаровага беренче дәрәҗәдәге диплом белән бергә «Безнең кавем» китабы да тапшырылган.

«Дәрдемәнднең «Бәллү» шигыренә композитор, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина көй язган. Ул аны бүгенге тантанада башкарып та күрсәтте. Скрипкада Татарстанның атказанган артисты Марат Әюпов уйнады. Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева Дәрдемәнднең «Кораб» шигырен инглиз теленә тәрҗемә иткән. Аны институт студентлары татарча, русча, инглизчә яңгыратты», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Төркия һәм Юнесконың алтын медаль иясе, Бөтендөнья халыкара конкурслар лауреаты, Гран-при иясе, җырчы, актриса Гөлнара Хәйруллина Дәрдемәнднең шигырен сөйләгән һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкарган. Дипломга ия булучыларга Дәрдемәнд һәм башка шәхесләр фотосы кергән блокнотлар, календарьләр бүләк ителгән. Аларны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге махсус нәшер иткән.

  • Конкурс Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының» Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылган. Быел Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә биш ел. 2022 елдан башлап үзәк Дәрдемәнд исемен йөртә.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net