Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2023

Медиклар һәм инспекторлар эсседә саклык чаралары турында сөйләде

0

Татарстанда эссе һава торышы тагын ким дигәндә ун көн дәвам итәчәк. Аңа салкын һәм яңгырлар килүгә комачаулый торган антициклон сәбәп булды. Медиклар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре бөркүлек нәтиҗәләрен ничек җиңәргә, үз һәм әйләнә-тирәдәгеләр сәламәтлегенә ничек зыян китермәү турында сөйләде.

Беренчеләре билгеләп үткәнчә, эсселек республикада яшәүчеләрнең сәламәтлегенә җитди йогынты ясады. Мисал өчен, кардиологлар бер көндә гадәттәгедән 10-15 кешегә күбрәк пациент кабул итә. Хәзер 25 кеше табибка килә, элек 17дән артык булмаган. Пациентлар йөрәккә һәм кан басымына зарлана.

Организмга эсселек йогынтысын киметү өчен белгечләр салкын су кулланудан баш тартырга, алкоголь, баллы һәм газлы эчемлекләр, шулай ук кофеинлы эчемлекләр – каты кара чәй һәм кофе эчмәскә куша.

ЮХИДИдә эсселек машина йөртүчеләргә алкогольдән бер дә ким тәэсир итми дип өстәделәр. Игътибарны киметә, сүлпәнлек һәм йокымсырау тудыра. Хезмәткәрләр аларга күбрәк сыеклык эчәргә, җиңел һәм ирекле кием киеп йөрергә һәм автомобильне күләгәдә калдырырга киңәш итә. Шул ук вакытта салонда балаларны һәм хайваннарны калдыру катгый тыела.

Татарстанда яшәүчеләр өчен 30 градус эсселек гадәти хәлгә әверелсә дә, аларга яңа шартларга җайлашырга туры киләчәк. Климат үзгәрүен исәпкә алып, вакыт үтү белән эссе көннәр тагын да күбрәк булачак, дип белдерә КФУ метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

«Безнең полосада 30 градустан артык температура стандарт, алар инде билгеләп үтелде. Һәм, әлбәттә, рекордлар булмады. Әйтик, 2010 елда бу көннәрдә терекөмеш баганасы көндез 36 градустан югары күрсәткечләрне күрсәтте», - дип сөйләде ул телеканал сюжетында.

Аның сүзләренчә, августта уртача һава температурасы ун елда 1 градуска арткан. Ә норма 0,45 градус тәшкил итә. Бу айның да коры булуы проблема булып тора.

Шуңа да карамастан, эсселек тискәре нәтиҗә генә китереп калмый. Татарстанлылар кышка чаклы «җылынып» калу, су коену, ял итү мөмкинлегенә сөенә. Бакчаларында җимеш агачлары чәчәк аткан авыл кешеләр, көннәр яхшы торса, икенче уңыш алу мөмкинлеген дә кире какмый.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net