Татарстанга Беларусь Премьер-министры Роман Голченко килде
Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Голченко Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко каршы алды.
ТР Президентының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Голченко Татарстанда ике көн булачак. Бу вакытта ул «Татарстан-Беларусь» бизнес — форумында катнашырга, Татарстан икътисады һәм инновацион технологияләре белән танышырга, шулай ук Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүләр алып барырга ниятли.
