«Гадел әңгәмә» тапшыруында Дилә Нигъмәтуллина катнашты
«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында җырчы Дилә Нигъмәтуллина катнашты.
Алып баручы Гадел Әхмәтҗановка ул иҗаты, абыйсының соңгы арада ни өчен сәхнәдә күренмәве, шәхси тормышы, кызын тәрбияләве, балалар йортыннан бала алырга теләве һәм башкалар турында сөйләде.
Әнисен югалтканнан соң җырчыга кем ярдәм иткән? Ни өчен ул үлемгә икенче төрле карый башлаган? Иренең әнисе Диләгә башта беренче килененең исеме белән дәшкән? Бу һәм башка сорауларга җавап – «Гадел әңгәмә»нең яңа чыгарылышында.
- Бүген Дилә Нигъмәтуллина белән тапшыруның беренче өлеше чыкты. Икенче өлеш бу атнада «Татар-информ»ның Ютуб-каналында урнаштырылачак.
