Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2022

Татар сәнгать әһелләре Төркия Сабан туенда катнашты

0

Төркиядәге татар авылы Османиянең Сабан туенда татар сәнгать әһелләре Резеда Төхфәтуллина, Ярамир Низаметдинов һәм «Сәйдәш» төркеме биючеләре татар җыр-биюләре белән чыгыш ясады. «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесе бәйрәмне махсус күреп кайтты. 

Искешәһәр төбәгендәге Османия (Куруһөюк) татар авылында үткән Сабан туена меңгә якын кеше җыелды. Анда Анкара, Искешәһәр, Истанбул, Кютахия, Конья, Анталия, Алания, Бурдур калаларында яшәүче милләттәшләр дә катнашты. Анкара, Искешәһәр, Истанбул татарлары Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге тәэмин иткән махсус автобуслар белән килде. 

Сабан туе сәхнәсендә Резеда Төхфәтуллина «Алла бирсә, Ходай кушса», «Туган якка кайткач», «Иң зур бәхет», Ярамир Низаметдинов «Әнкәйләргә», «Без һаман бергә», «Гөлсинә» кебек иң популяр җырларын башкарды, «Сәйдәш» төркеме биючеләре татар халык биюләренең бай үрнәкләрен күрсәтте.

Анадолудагы Сабан туе бәйрәме татар авылына нигез салучылар рухына укылган догалар белән башланып китте. Дөньяга, ил-көнгә тынычлык, бәрәкәт, милләтебезгә исәнлек, озын гомер теләкләре әйтелде. Османия татар авылы Сабан туе Искешәһәр татар җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Бәйрәм кунакларына чәкчәк, вак бәлешләр тәкъдим ителде.

«Бу Сабан туеның үткәрелүенә авыл старостасы Микаил Сүзәр зур өлеш кертте. Аның тырышлыгы белән район җитәкчелегеннән өстәл-урындыклар, сәхнә, тавыш җиһазлары китерелде. Сабан туе аланын бизәүне, кунакларны аш-су белән тәэмин итүне, сәнгать әһелләренә һәм уен-бәйгеләргә катнашучыларга бүләкләр әзерләүне, үзара акча җыеп, үзебез хәл иттек. Без, нигездә, Сабан туе программасын оештыруны Рушания Алтайдан өйрәндек», - дип сөйләделәр оештыру комитеты җитәкчеләре Ведат Догу, Вахит Ирдән һәм Сәрдар Акташ. 

Сабан туе сәхнәсендә кунаклар да, җирле татарлар да чыгыш ясадылар. Халык Илнур Гарифуллин, Рәдиф Кашапов, Серай Эрдоганның җырларын яратып тыңлады. Османия Сабан туе программасын әлеге авыл егете Әнәс Догу алып барды. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды. 

Истанбулдан килүче татарлар төркеме өчен Османия авылы буенча сәяхәт оештырылды, кайбер милләттәшләр зиратка барып, авылга нигез салучы әрвахлар рухына дога кылдылар. Шунысы да игътибарга лаек, авыл халкы зиратта 24 сәгать Коръән уку оештырган.

Төркиядәге Османия авылы – милләттәшләребез тарафыннан 1895 елда нигез салынган беренче татар авылы. Рәсми исеме Османия булса да, халык аны беренче исеме белән Куруһөюк (Kuruhöyük) дип йөртә. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net