Россиядә Meta эшчәнлеген тыю WhatsApp мессенджерына кагылмаячак
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россиядә Meta эшчәнлеген тыю WhatsApp мессенджерена кагылмаячак.
«Россиядә Meta компаниясенең эшчәнлеген тыярга. Әлеге карар WhatsApp мессенджерына кагылмый», — диде Мәскәүнең Тверь суды судьясы Ольга Солопова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Үзенең карарын Facebook һәм Instagram социаль челтәрләреннән аермалы буларак, мессенджер «мәгълүматны халыкка таратмый», дип аңлатты ул.
