Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2022

Песков: Путин Мюнхендагы чыгышында билгеләгән проблемалар артты

0
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның Мюнхен чыгышында билгеләнгән проблемаларның 2022 елда азрак булуын теләсәләр дә, алар бары артты гына. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Мюнхенда ясаган чыгышында Путин билгеләгән проблемаларның 2022 елда кимүен бик теләр идек  <…> Әмма алар кимемәде, алар артты гына. Ни өчен НАТО безнең чикләргә якынлаша? Һәм Европа континенты куркынычсызрак була барамы?» — дип белдерде Кремль вәкиле. Ул Владимир Путинның америкалыларның Румыния һәм Болгариядә ракета комплексларын урнаштыруы турында шул вакытта ук әйтүен искә төшерде һәм Россия лидерының чыгышы актуальлеген югалтмавын искәртте. «Ә шушы ук ракеталар тиз арада инде һөҗүм итүче ракеталар итеп үзгәртелергә мөмкин. Чынбарлыкмы? Чынбарлык!» — диде ул.  Дмитрий Песков, дөнья сәхнәсендә НАТОның роле нидән гыйбарәт, дигән сорауга да җавап белдергән. «Европадагы нинди дә булса проблемалар безнең өчен төп чакырулар булып торамы? Терроризм түгелмени? Ә терроризм куркынычының бүген дә актуальлеге кимемәде, — дип ассызыклады ул. — Әйтик, мисал өчен, Һиндстаннан башка терроризм проблемасын хәл итеп буламы? Ә бит Һиндстанның да, Россиянең дә НАТОга бернинди катнашы юк. Шулай булгач, НАТОның роле нинди соң? НАТОның тынычлык урнаштыруы кайда?». Дмитрий Песков альянсны хәрби оешма дип атады, ул «барыннан да элек, безгә каршы юнәлгән». Искәртеп үтәбез, Иминлек буенча Мюнхен конференциясе 18-20 февральдә узачак һәм ике ел эчендә беренче тапкыр күзгә-күз форматында уза. Россия Президенты Владимир Путин анда катнашмаячак. Элегрәк Австрия Тышкы эшләр министрлыгының элеккеге башлыгы Карин Кнайсль Россия Президентының 2007 елда Мюнхенда ясаган чыгышының дөреслеген таныды. Ул чакта Владимир Путин Кушма Штатларның тышкы сәясәтен тәнкыйтьләде, НАТОның киңәюенә каршы чыкты һәм яңа салкын сугыш янавы турында белдергән иде.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net