Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Җәмәгать, мәдәният, фән эшлеклеләре Конгрессның Аксакаллар шурасы утырышына җыелды

0
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Бөтендөнья татар конгрессының «Аксакаллар шурасы» утырышы узды. Биредә милләтебез киләчәгенә битараф булмаган шәхесләр, Татарстанның җәмәгать, мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнашты, дип хәбәр итте Конгрессның матбугат хезмәте. «23-24 сентябрь көннәрендә Казанда „Милләт җыены“ чарасы узачак. Бүгенге очрашуыбызда сезнең әлеге чара, анда күтәреләчәк мәсьәләр хакында фикерләрегезне ишетәсебез килә. Чөнки Милләт җыенының күпьеллык эшчәнлеген тамырлары — сездә», — диде БТК Башкарма комитеты җиткәчесе Данис Шакиров. Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов оешма эшчәнлеге белән таныштырды. «Конгресс җитәкчелегенә эшләребезгә зур бәя биргән өчен рәхмәт. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган проектларда, Корбан бәйрәменә багышланган чаралар, Сабантуйлары, Рәсүлев укуларында, „Печән базары“ фестивалендә катнашабыз. Мондый мөһим чаралар зурлап үткәрелүе шатландыра, халкыбызны берләштерә, аралашырга мөмкинлек бирә», — ди ул. Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин милләтебезне, мәдәниятебезне, телебезне саклап калу хакында әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессының милләтебезне, мәдәниятебезне саклауда әһәмияте зур. Әдәпле, әхлаклы, акыллы, зыялы, кешелек сыйфаты югары дәрәҗәгә ирешкән халыкның киләчәге бар, шул халык үлемсез була», — ди ул. «Халык тормышын шәхесләр хәл итә. Безгә халкыбызның шәхесләрен үстерергә кирәк. Мәдәният белән беррәттән, яңа буынны тәрбияләүнең тагын бер чарасы — тарих. Үзебезнең тарихыбызда булган күренекле шәхесләрне өйрәнү, аларның тормышын яшь буынга аңлату кирәк», — диде филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт әйтте. Милли шура рәисе очрашуда катнашучыларның Халык санын алудагы роле хакында сөйләде һәм милләттәшләребезнең әлеге чарада катнашуының мөһимлеген ассызыклады. «Барыбыз да бүгенге көндә бердәм булып милләткә хезмәт итәбез. Бүгенге очрашу — безнең өчен бик мөһим. Биргән киңәшләрегез, уртаклашкан фикерләрегез өчен, конгресс эшчәнлегенә биргән югары бәягез өчен зур рәхмәт. Мондый очрашулар дәвамлы, нәтижәләре булырга, һәрдаим оештырылып торырга тиеш. Сезне «Милләт җыены» нда көтеп калабыз, — диде ул. Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинга, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевкә, Татарстанның халык артисты, Республиканың Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе Гөлзадә Сафиуллинага Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләге һәм Аксакаллар шурасының бүләге бирелде.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net