Депутатлар армиядә хезмәт иткән вакытны эш стажына кертергә тәкъдим итә
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен армиядә хезмәт итү срогын эш стажына кертергә мөмкинлек бирә торган закон проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылган. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Telegram-каналы хәбәр итә «Армиядә хезмәт итү чоры дәүләт һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булу сәбәпле, ул пенсиягә чыккан вакытта гадәти эштән дә түбәнрәк бәяләнмәскә тиеш», — дип белдерде проект авторларының берсе, «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак. Бүгенге көндә эш стажы 42 елдан ким булмаган ир-атлар һәм стажы 37 ел тәшкил иткән хатын-кызлар вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу хокукына ия. Эш стажына бары тик эштә булган чор һәм больничныйлар гына кертелә. Яңа закон проекты, кабул ителгән очракта, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.