Прокуратура фирмага хезмәт хакы буенча миллион сумнан артык бурычын түләткән
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы фирмага эшчеләренә хезмәт хакы буенча миллион сумнан артык бурычын түләтүгә ирешкән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Деира» компаниясенең хезмәткәрләренә өч ай буе хезмәт хакы түләмәгәнлеге ачыкланган. Фирманың хезмәткәрләренә миллион сумнан артык бурычы җыелган.
Фирма башлыгына карата «Тиешле вакытта хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәү» маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш ачылган
Нәтиҗәдә предприятие һәм аның директоры 55 мең сум штраф түләгән.
Прокуратура ярдәме белән хезмәт хакы буенча бурыч тулы күләмдә түләнгән.