Тимерхан Шәйхетдинов Татарча Википедия бәйгесе җиңүчеләрен атады
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сәләт клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында Татарча Википедия бәйгесе җиңүчеләрен котлады.
Интернетта авторларның тулы исемнәре язылмау сәбәпле, берничә җиңүченең тулы исеме әйтелмәде. Мәдәният номинациясендә иң шәп мөхәррир Фәрхәт, иң шәп автор Илнур әфәнде, фән номинациясендә иң шәп автор Алсу Зарифова, тарих номинациясендә иң шәп мөхәррир Әмир, иң шәп автор Айсылу Шәйдуллина булып танылды, диде Шәйхетдинов. Иң яхшы мөхәррир дә билгеләп үтелде, әмма аның исемен әйтеп үтелгән сәбәп аркасында атый алмадылар.
Тимерхан Шәйхетдинов сүзләренчә, былтыр күбрәк мәктәп укучыларыннан мәкаләләр килсә, быел студентлар, чит илләрдә яшәүче кешеләр катнашкан. «Сыйфат күрсәткече артты, безгә дә эш азрак туры килде. Узган ел Википедия форматын аңламаучылар күзәтелгән иде", - ди ул.
Тимерхан Шәйхетдинов татар фәнен үстерүче кешеләргә рәхмәт. Һәр җиңүчегә биш мең сумлык акчалата премия һәм „Мин татарча сөйләшәм“ хәрәкәте бренды предметлары бирелде.
«Өч номинация: фән, тарих һәм мәдәният булды. „Иң шәп автор“ һәм һәм „шәп мөхәррир“ бүлекләрендә барлыгы алты кеше җиңде. Егермедән артык сыйфатлы мәкалә язылды, ике йөз меңнән артык төзәтмәләр кертелде», — дип сөйләде Сәләт клубы президенты.