Теләчедә терлекләргә азык әзерләү цехында эшләүче егетнең кулы өзелә язган
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда авыл хуҗалыгы фирмасы операторының чак кына кулын өздерми калу очрагының сәбәбен һәм гаепле кешене тикшерүчеләр ачыклый. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Бу хәл быел 26 февральдә Теләче районының Казаклар авылында «Игенче» җәмгыятенең азык әзерләү цехында булган.
25 яшьлек ир-ат азык тарату җайланмасын караган вакытта, аның кулы җайланмага кереп китә башлаган. Шунлыктан ир-атның кулы нык җәрәхәтләнгән.
«Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча эш кузгатылган.