Испаниядә башкорт җырлары тупланган «Алга» альбомы чыкты
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Уфадан HAUA төркеме Испаниядә ALGA («Алга») исемле өченче тулы форматлы альбом чыгарды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Проектның музыкасын Ибица утравыннан Sobol Tunes нәшрияты бастырып чыгарды. Нәшрият дөнья халыклары музыкасын хәзерге заман яңгырашында эшләргә махсуслашкан. Альбомны барлык музыкаль стриминг-мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.
Язмада Уфаның танылган музыкантлары катнашкан. Җырчы Зилия Бәхтиева башкорт халык җырларын башкара. Земфирага вокал укыткан суфи җырлар остасы Илүсә Кашапова агачлар шаулавын һәм һава дулкыннарының вокал һәм тавыш эффектларын яздырган.
Иван Иванов гитара һәм ситарада партия башкара. Бәрмә уен коралларында партияләрне Splash барабанчылар тамашасы җитәкчесе Камил Шахмөхәммәтов башкарган. Проектның авторы һәм продюсеры — композитор Марат Фәйзуллин курай, фуяра, гөслә, электроника һәм кайбер композицияләрне иҗат иткән.