Илдар Гыйльметдинов дистанцион уку өчен политехник лицейга планшетлар тапшырды
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов 182нче номерлы политехник лицейда укучыларына дистанцион белем алу өчен планшетлар тапшырды. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында хәбәр ителә.
«Мин районнар башлыклары белән элемтәдә торам. Кирәк булганда мәктәпләргә булышам. Әгәр ярдәм итәргә кирәк икән — һичшиксез ярдәм итәчәкбез», — диде депутат.
Аның фикеренчә, киләчәктә дистанцион белем бирү технологияләрен кулланырга, шулай ук үз белем бирү платформаларын булдырырга кирәк.
«Бу гаджетлар уку процессында кулланылачак. Без аларны күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә тапшырачакбыз. Бездә алар якынча 60 гаилә», — дип өстәде лицей директоры Руслан Дуженков.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика мәктәпләренә дистанцион уку өчен планшетлар тапшырыла. Мәгариф оешмалары техниканы аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә бирәләр. Беренче чиратта, планшетлар белән 9, 10 һәм 11 сыйныф укучыларын тәэмин итәләр, аларга Төп дәүләт имтиханына һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә кирәк.
«Бердәм Россия» инициативасы белән Россия Хөкүмәте, Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә укучыларга дистанцион укуда ярдәм итү өчен «Өйдә укырга ярдәм ит» программасы эшләнде.