Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы саклана
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 апрельдә, Татарстанда болытлы, салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Яңгыр һәм юеш кар көтелә. Моннан тыш, көчле җил булачак. Ул көн дәвамында көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка юнәлешне алмаштырачак.
Төнлә һава температурасы +1...+6 градуска кадәр була. Тәүлекнең якты вакытында һава +4...+9 градуска кадәр җылыначак.