Татарстанда, башка төбәкләргә караганда, иң арзан азык-төлек төрләре билгеле
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, Идел буе федерал округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, арзанрак булган туклану продуктлары билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров атады.
Татарстан сыер мае, (бер кг — 481 сум), каймак (бер кг — 161,3 сум), 2,5-3,2 процент майлылыктагы сөт (бер кг — 45,9 сум), сыр (464,3 сум) бәяләре буенча округтагы башка төбәкләр арасында беренче урында тора.
Сыер ите (кг — 326,8 сум), тавык ите (128 сум), карабодай ярмасы (59,7 сум), башлы суган (33,7 сум) бәяләре буенча республика икенче урында. Шикәр комы буенча (31,8 сум) — өченче, тавык йомыркасы бәяләре буенча Татарстан дүртенче урынны биләп тора.
«Алтынчы урында — арыш, арыш-бодай ипиләре. Бәяләр кисәк күтәрелмәсен өчен, республиканың икмәк пешерү предприятиеләренә 1 кг социаль икмәккә субсидия каралган, ләкин ул өч сумнан артык түгел. Беренче кварталда бу акчалар предприятиеләргә җиткерелә башлады», — диде Марат Җәббаров.
Туклану продуктларының минималь җыелмасы буенча Татарстан Идел буе округында дүртенче урында — быел мартта ул 3546, 6 сум тәшкил иткән.
Министр, шулай ук, сәүдә челтәрләрендә Татарстан җитештерүчеләре товарларының күләмен һәм ассортиментын арттыру юнәлешендә эш үткәрелгәнен әйтте.