Депутат Ольга Павлова Казан табибларына медицина киемнәре комплектлары тапшырды
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Covid-19дан дәвалаучы Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе табибларына 2 меңгә якын медицина киеме комплектын тапшырды. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
«Бу авыр вакыттагы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Мин, Дәүләт Думасы депутаты буларак, табибларга ярдәм итәргә тырышам. Бүген һәрвакыт кирәкле медицина киемнәре комплектлары тапшырам», - диде Ольга Павлова.
Коронавирус пандемиясе вакытында республика халкына ярдәм күрсәтү буенча эшче төркем җитәкчесе Светлана Захарова депутат исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм 7нче хастаханә табибларына рәхмәт хаты һәм торт тапшырды.
«Катлаулы эпидемиология шартларында кешеләрнең гомерен саклап калудагы фидакарь хезмәте өчен» аерым рәхмәт хатын бүген үзенең туган көнен билгеләп үткән хастаханәнең медицина дезинфекторы Альбина Хисамиевага тапшырдылар. Депутат Ольга Павлова исеменнән аңа бүләк тапшырылды.
Элегрәк Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Ирек Зиннуров һәм Борис Менделевич Республика клиник хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә медицина битлекләре, респираторлар һәм саклаучы кием комплектлары тапшырган иде. Ә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский Республика клиник хастаханәсенең яңартылган бүлегенә тормыш өчен мөһим җиһазлар сатып алырга ярдәм итте.