Шамил Идиатуллин «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә. Бүген әдәби премиянең унбишенче сезон исемлеге дөнья күрде.
XV сезонда әдәби премиягә Россия, Белоруссия, Грузия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 294 әсәр дәгъва иткән. Озын исемлекне прозаик Михаил Бутов җитәкчелегендәге Экспертлар советы сайлаган.
Быел озын исемлекне игълан итү онлайн форматта узды.
Премия тәртибе буенча, финалистлар исемлеге 15 июньгә кадәр игълан ителәчәк. Лауреатлар ел азагына кадәр билгеләнәчәк. Беренче премия лауреаты 3 млн сум акча алачак.
Әлеге премиягә төрле елларда рус телендә иҗат итүче татар милләтле чыгышлы язучылар Гүзәл Яхина, Шамил Идиатуллин ия булган иде.