Рафис Борһанов ZOOM платформасына карата фикерен әйтте
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион укыту буенча ZOOM платформасына карата фикерен белдерде. Бу хакта сорауга ул туры эфир барышында җавап бирде.
«ZOOM — укучыларны укыту башланганчы, дистанцион белем платформалары чылбырында иң начар эшләүчесе булгандыр, мөгаен. ZOOM студентлар укып караган чорда начар эшләде. Мин аңа әллә ни өмет тә итми идем. Ләкин ял көннәре эчендә нәрсә булгандыр, 6 апрельдән ZOOM яхшырак эшли башлады», — диде министр.
Рафис Борһанов әйтүенчә, төрле платформалар бар, укучыларның яшенә карап, аларны дөрес сайларга кирәк.
«ZOOM бүген тотрыклы эшли, мин көн саен коллегаларым белән биш видеоконференция үткәрәм. Бу бик уңайлы. Аларны ярты сәгать-бер сәгать алдан кисәтеп куям. Кемдер машинада бара, кемдер кабинетта — һәркайда тавыш та, сурәт тә яхшы», — диде министр.
Аның сүзләренчә, бу системада конференцияләрне үткәрүнең үз үзенчәлекләре бар, укучы белән бергә-бер яки класс белән сөйләшүгә күнеккәч, кыенлыгы юк. «Белеп эшләүчеләр моны тиз башкара. Хөкүмәттә коллегалар да бу конференцияләрне уңышлы уздыра. Бу вакыт экономияләү ягыннан да отышлы», — диде Рафис Борһанов.