Казанлыларны «ӨйдәБулФест» онлайн-фестиваленә чакыралар
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Казанлыларны үзмәшгульләрнең беренче «ӨйдәБулФест» онлайн-фестиваленә чакыралар. Чара 25-26 апрельдә узачак һәм анда лекцияләр, онлайн-маркет һәм фуд-корт була. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фуд-кортка заказ бирелгән сыйларны өйләргә китерәчәкләр. Моннан тыш, теләге булган барлык кеше фитнес-зонадагы дәресләргә кушыла ала. Анда аларга күнекмәләр программасын күрсәтәчәкләр һәм яңа күнегүләргә өйрәтәчәкләр.
Фестивальдә шулай ук бьюти-хезмәтләрнең виртуаль өлкәсе дә тәкъдим ителәчәк.
Онлайн-маркет кысаларында казанлылар үзләре өчен яңа брендларны белә алачак һәм сатып алган товарларын өйләренә китерәчәкләр.
Чара 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр сылтама буенча узачак. Катнашу өчен гаризаларны үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәгенә бирергә мөмкин.