Татарстан производствосында зыян күрүчеләр тернәкләнү чарасына өйдән гариза бирә ала
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге беренчеләрдән булып инвалидлыкны вакытлыча тану тәртибе турында РФ Хөкүмәтенең карарын үтәүгә кереште. Бу хакта бүген ведомствоның матбугат секретаре Лира Сәхапова хәбәр итте.
«9 апрельдә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында РФ Хөкүмәтенең үз-үзеңне изоляцияләү чорында инвалидлыкны вакытлыча тану һәм инвалидларны реабилитацияләүнең техник чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән тәэмин итү тәртибе турындагы карары чыкты. РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлеге инвалидлар өйдән чыкмыйча дәүләт хезмәтләре порталы аша тернәкләндерү чараларына гариза бирә алсын өчен инструкция эшләде», — диде ул.
Яңалык тернәкләндерү шәхси программалары 2020 елның апреленнән октябренә кадәр тәмамланучыларга кагыла. Карардан күренгәнчә, реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү өлешендә тернәкләнүнең шәхси программасыннан өземтәне медик-социаль экспертиза Социаль иминият фондына электрон документ әйләнеше буенча өч эш көне дәвамында җибәрә. Татарстанда яшәүче инвалидлар өчен инструкция РФ Социаль иминият фондының ТР буенча бүлегенең рәсми битендә һәм Инстаграм аккаунтында урнаштырылачак.
«Республика буенча производствода зыян күргән 4800 инвалид исәпләнә. Шулардан 660 кешенең шәхси тернәкләнү программалары апрельдән октябрьгә кадәр тәмамлана», — диде Лира Сәхапова.