Арча - Әтнә хәрби комиссариаты фронттан килгән хатларны барлый
(Әтнә, 21 апрель, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Сүрия Мингатина). Сандык төпләрендә бик кадерләп саклана торган хатлар бар — фронттан килгән хатлар алар. Шул уңайдан Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов район халкына мөрәҗәгать итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Өйләрегездә фронттан килгән хатлар сакланса, безгә күчермәсе булса да ярый, әзерләп куегыз әле. Коронавирус бетми калмас, хәрби комиссариантка китерсәгез, бик яхшы булыр иде. Бу хатларны дөньяга чыгарырга телибез, аларның урыны музейда булырга тиеш», — диде Алмаз Борһанов.
«Бу хатларда — безнең тарих. Әти-бабалар батырлыгы югалырга тиеш түгел. Арчага бара алмасагыз, Әтнә таңына китерә аласыз», диелгән мөрәҗәгатьтә.