«Безнең ишегалды» программасы буенча быел 1 мең ишегалдын төзекләндерү ниятләнә
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» программасы буенча 2020 ел азагына кадәр республикада 1 меңләп ишегалдын төзекләндерү ниятләнә. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова социаль челтәрдә туры эфир барышында хәбәр итте.
«Изоляция режимы тәмамлануга, эшкә тотыначакбыз. Хәзер ремонт эшләрен башлап булмый, чөнки халыкның ишегалларында машиналары булмавы кирәк. Алар изоляциядә булгач, әлегә бу мөмкин түгел», — диде ул. Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтүенчә, быел программа буенча 1 мең ишегалдын төзекләндерергә тырышачаклар.
Аның сүзләренчә, быелга планлаштырылган кайбер объектлар буенча эш бераз соңракка күчерелсә дә, халык белән төзекләндерү схемалары турында быел ук фикер алышу булачак. Ишегалларында ремонт эшләре башлангач, ул халыкны аерым бер уңайсызлыкларга әзер торуларын, аңлап кабул итүләрен сорады.
Татарстан Президенты ярдәмчесе ишегалларын ямьләндерүдә, уңайлы мохит булдыруда халык үз куллары белән үзе дә катнаша ала. Бу нисбәттән өйрәтү, белем бирү роликлары сериясен эшләячәкләрен әйтте.
Наталия Фишман 7 меңгә якын ишегалды төзекләндерүгә мохтаҗ булганын һәм республика программасына кертелгәнен искәртте. Биш ел эчендә үтәләчәк программаның бюджеты 50 млрд сум. Ишегалларында җиде төрле эш каралган. Иң элек эш начар хәлдәге ишегалларыннан башланачак.