Титов: Татарстанда чәчтарашханәләрне эшләтү карары Россия буенча кулланылырга мөмкин
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Чәчтарашханәләр ачарга мөмкинлек бирүче Татарстан карары бөтен ил буенча кулланылырга мөмкин. Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов Татарстан Республикасы Президенты һәм республика эшмәкәрләре катнашында онлайн-очрашу нәтиҗәләре буенча шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашуда проблеманың техник чишелеше бик кызыклы булды. Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткәннән соң матурлык салоннары Россия кулланучылар күзәтчелеге белән үзара аңлашып эшләсәләр, бу тәҗрибәне башка төбәкләрдә дә таратырга мөмкин булыр дип уйлыйм», — диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, хезмәт күрсәтү өлкәсе эшмәкәрләре эшләр башкарганда санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен күзәтергә мөмкинлек бирүче онлайн-система тәкъдим иткән иде. Татарстан Президенты чәчтарашханәләр эшен яңарту мөмкинлеген өйрәнергә кушты.