Эльмира Кәлимуллина, «ТАТМЕДИА» акциясенә кушылып, әнисен «Сөембикә» гә яздырган
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, «ТАТМЕДИА» акциясенә кушылып, әнисен «Сөембикә» журналына яздырган. Бу хакта ул үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итә.
«Үзизоляция вакытында туганнарны һәм, әлбәттә, әниемне сагынам. Ул бер шәһәрдә, мин башка шәһәрдә. Аңа бүләк ясадым. Мин аны ярты елга „Сөембикә“ журналына яздырдым. Ул бик җиңел ясала: „ТАТМЕДИА“ сайтына керәсез дә җиңел алгоритмны үтисез. Анда газета-журналлар, балаларга да, үзегезгә дә барысы да бар. Мин аны сезгә дә тәкъдим итәм. Үзегезне саклагыз. Бу үзизоляция хәерле генә үтсен иде» — ди Эльмира Кәлимуллина.