Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган 35 кешене тотканнар
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанның зур шәһәрләрендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган 35 кешене тоткан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урамнарда патрульлек итү һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен контрольдә тоту эшенә башка ведомстволардан тыш Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә алар үз-үзләрен изоляцияләү режимын бозучы 35 кешене ачыклаган.
Барлык закон бозучыларга административ беркетмәләр төзелде, якын арада аларның эшен судларда караячаклар.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта өйдән рөхсәт белешмәсеннән башка чыккан өчен «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» маддәсе буенча штрафка тарта башлаганнарын хәбәр иткән иде.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган кешеләргә бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф каралган.