Татарстанда хәзер цифрлы пропуск белән хәрби комиссариатка барырга мөмкин
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропуск белән хәрби комиссариатка барырга мөмкин. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
«1 пунктка «хәрби комиссариат» сүзен өстәргә», — диелә документта.
Шулай итеп, өйдән чыгу өчен беренче максат тулыландырылды. Хәзер, аны күрсәтеп, өйдән судка яки хәрби комиссариатка барырга мөмкин.
Теркәлү һәм цифрлы пропускларны бирү сервисын интернет аша яки СМС аша кулланырга була.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, татарстанлылар үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән тоткарлыксыз чыгу өчен өч миллионнан артык цифрлы пропуск алган.