Азнакай фабрикасында Covid-19 пациентлары өчен махсус бокслар эшлиләр
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). «Азнакай киемнәре» тегү фабрикасында яңа коронавирус йогышы белән зарарланган пациентлар өчен махсус бокслар җитештерүгә керештеләр. «Татнефть» компаниясе заказы буенча яңа модельләрне «Автоматлаштыру, үлчәү, инжиниринг» фәнни-техник үзәге белгечләре эшләде.
Бокслар зарарланган пациентның транспортировкага кадәр изоляциясен тәэмин итү өчен кулланыла. Компания кушуы буенча үзәк белгечләре дөнья практикасын өйрәнде һәм Азнакай предприятиесе белән берлектә аппарат конструкциясен эшләде.
«Автоматлаштыру, үлчәү, инжиниринг» фәнни-техник үзәге директоры Владимир Самойлов бүгенге көндә мондый боксларга республиканың барлык медицина учреждениеләре мохтаҗ, диде.
«Чакыруларга чыга торган 280нән артык бригаданы җиһазландырырга кирәк. Шуңа күрә кыска вакыт эчендә төбәкләрдәге барлык ихтыяҗлар өчен мондый боксның конструкциясен тиз арада эшләп, җитештерүгә керешү мәсьәләсе килеп басты», — диде Самойлов.
Материал тулы изоляцияне тәэмин итәргә, ягъни һава үткәрмәскә тиеш, шул ук вакытта бокс эчендә билгеле бер басым дәрәҗәсен сакларга кирәк — аны һава насосы белән автомат система ясый. Боксларны ясалма материалдан тегәләр, аны фабрикада элегрәк рюкзаклар җитештергәндә кулланганнар инде - бу полихлорвинил, ягъни тиредән эшләнгән винил.
Җитештерүчеләр боксның ахыргы вариантын билгеләгәч, макетлар производствога зур цехларга тапшырылачак. Ә әлегә Азнакай тегү фабрикасында дүрт тегүче һәм берничә конструктор эшли - нибары унлап кеше.