Александр Тыгин депутатларны мәктәп укучыларына гаджетлар белән ярдәм итәргә чакырды
(Казан, 14 апрель, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин депутатларны мәктәп укучыларын дистанцион укыту өчен компьютер техникасы белән ярдәм итәргә чакырды. Бу хакта бүген парламентарий видеоконференция элемтә режимында узган утырышта белдерде.
«Безнең укучылар дистанцион укыту формасына күчте. Шуңа күрә аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү буенча хәйрия акциясе үткәрелә. Сезнең һәрберегез үз сайлау округыгызны бик яхшы белә. Депутатларның әлеге хәйрия эшендә актив катнашуларын сорыйм», - диде Тыгин парламентарийларга.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен 2 мең планшет сатып алынган, бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.