Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Россия буенча поездларда йөртү туктатылды
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Россия тимер юллары эпидемиологик хәл аркасында 13 апрельдән Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм анда катнашучыларны, шулай ук аларны озатып йөрүчеләрне ерак араларга йөрүче поездларда бушлай йөртүләрне туктатып тора. Бу хакта Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бушлай йөртүләр Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары таралуга юл куймау өчен кертелгән барлык чикләү чараларын бетергәннән соң яңартылачак», – дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Элегрәк Россия тимер юллары Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның Россия буенча ерак араларга йөрүче барлык поездларда бушлай йөрүләрен оештыру турында карар кабул иткән иде.