Татарстанда трактор һәм җиңел машина белән булган авариядә ике бала зыян күргән
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда трактор һәм җиңел машина белән булган авариядә ике бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
Авария кичә көндез республиканың Арча районында булды. Түбән Аты авылы янындагы трассада «Лада Приора» һәм трактор бәрелешә.
Шаһитлар сүзләренчә, җиңел машинада барган ике бала һәм ике олы кеше зыян күргән.