Чирмешән районында күпләп суган утыртучылар бакчага чыккан
![Чирмешән районында күпләп суган утыртучылар бакчага чыккан](https://tatar-inform.tatar/attachments/9ee1ce415e5dded0af135cd421f1410ecb4740e9/store/fill/780/440/52a8bf2df4ff21481efe40321dbc42bb18cb301ac4beb0dbf67cb9a473af/f244ab5cb87a1a3a5cbf2b69cfa71ac2.jpg)
(Чирмешән, 13 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Кара Чишмә авылында яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе ел саен күпләп суган үстерә. Авылда алар беренчеләрдән булып бакчага чыккан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«11 стакан кара орлыкны сибеп бетердек, инде вак суган орлыгын утырта башладык. Бакчаны көздән сөреп калдырган идек, хәзер мотоблок белән йомшартып кына чыктык. Башка кайбер елларны, суган утыртканда, туфрак кулга ябыша иде, быел юк, җир коры», — диде Кайнә апа Шәйхетдинова.
Шәйхетдиновлар узган елны үстергән орлыклык суганның күп өлешен сатып бетергән. Эре суганны да урнаштырганнар. Хуҗабикә әйтүенчә, аңа алдан ук заказ бирәләр.
«Энем вак орлыкны Түбән Камага алып китте. Бик тиз алып бетергәннәр. 50 мең сум акча кайтарып бирде. Утырткан суган кар астында калган чаклар хәтеремдә, ләкин зыян тимәде. Суган әрсез бит ул, бик үк салкын булмаса, туңмый. Бәлки, орлыктан да торадыр, безнең орлык яхшы», — ди Кайнә ханым.
Кара Чишмә авылында инде байтак гаиләләр бакчага чыккан, ял көннәрен көтеп тормыйлар, туфрак коры, дип, чәчү эшләрен төгәлләргә ашыгалар.