Кукмарада биш катлы йортта чыккан янгыннан ике олы һәм дүрт баланы коткардылар
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кукмарадагы биш катлы йортның өске катында чыккан янгыннан ике олы һәм дүрт баланы коткардылар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Янгын сүндерүчеләр бишенче каттагы бер фатирдан битлекләр ярдәмендә биш кешене, шул исәптән дүрт баланы урамга чыгардылар. Шулай ук автобаскыч ярдәмендә 58 яшьлек ирне коткарганнар. Аны хастаханәгә илтәләр.
Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.