Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган
![Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган](https://tatar-inform.tatar/attachments/8de17e4d3989c5661c7b12ec94037fef0f7ff608/store/fill/780/440/f751f26e5fd76f019eaaa8d7079bddd8bef8acfa098be2862a9c6fb0e2bc/0130%5B1%5D%5B1%5D.jpg)
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Дүрт очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак.
«Пациентларның хәле уртача авырлыкта. Бу алар тормышына зур куркыныч янамый дигән сүз. Бу статус интенсив дәвалауны сорый. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратларында пациентлар юк», — диде Галимова.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр ике кеше, 30 дан алып 50 яшькә кадәр — дүрт, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр — өч кеше.
Татарстанда бүгенгә коронавирусның барлыгы 50 очрагы ачыкланган: 35 очрак — Казанда, бишесе — Чаллыда, Питрәч, Биектау районнарында — икешәр, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Әлмәт районнарында — берәр очрак, шулай ук Казанда дәвалана торган бер Пермь кешесе.