Яшел Үзәндә яшәүче биш бала анасы 100 башка сыер абзары төзү өчен грант откан
![Яшел Үзәндә яшәүче биш бала анасы 100 башка сыер абзары төзү өчен грант откан](https://tatar-inform.tatar/attachments/c1411d0ffa9fd4f42121729fc10aed2083d3873a/store/crop_and_fill/80/91/576/324/780/440/99b903976b5fc791aec798642926b7d572f1896cccae4233f6589c48e5f8/30a25767a3a3dd9c259208a6fd3fb6b2.jpg)
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). 2017 елда Яшел Үзәндә яшәүче Идиятуллиннар крестян-фермер хуҗалыгы 100 башка исәпләнгән сыер абзары төзү өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы гранты отты. Грант акчаларыннан тыш, гаилә 3,5 млн. сум үз акчасын керткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Быел декабрь башына терлекләрне абзарга кертүне планлаштырып торабыз», — дип сөйли Светлана Идиятуллина.
«Авыл хуҗалыгында бизнес белән шөгыльләнүче кешеләр — үзенчәлекле кешеләр. Алар, һичшиксез, эш сөючән, сабыр, тәвәккәл һәм системалы эшли белә», — ди район җитәкчесе Михаил Афанасьев.
Шулай ук бүген Михаил Павлович кәҗәләр, сарыклар һәм куяннар асрый торган Николай Орлов шәхси хуҗалыклары белән дә танышты.