Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 52 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 кешегә күбрәк. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шулай ук бу атнада Яр Чаллыда, Алабугада, Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Чистайда һәм Кама Аланында эшсезләр саны арткан, анда 2020 елның 8 апреленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 610, 439, 678, 1 009, 191 һәм 293 эшсез исәптә тора, диелә хәбәрдә.