Әгерҗегә Татарстан авыл хуҗалыгы министры эшлекле визит белән килде
(Әгерҗе, 9 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗегә эшлекле визит белән Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Марат Җәббаров Әгерҗе ит комбинаты, «Наҗар» ярдәмче хуҗалыгы, «Терси-транс» бүлекчәсе, «Нәүрүз» ширкәте мегафермасында булды, «Агрофирма–Әгерҗе» ширкәте басуында көзге уҗымнарның торышын карады.
Министрны район башлыгы Валерий Макаров һәм авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре озатып йөрделәр.