Россия мәктәпләрендә уку елын 8 июньгә кадәр озайтырга мөмкиннәр
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Кайбер мәктәпләрдә уку елы 8 июньгә – Бердәм дәүләт имтиханы башланган көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.
«8 июньгә кадәр кайбер мәктәпләрдә мәгълүм сәбәпләр аркасында укулар дәвам итәргә, ул Бердәм дәүләт имтиханы башланган көнгә кадәр озайтылырга мөмкин», - дип белдерде Кравцов «Өй сәгате» онлайн-марафоны эфирында.