Кукмара районы башлыгы мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек алу өчен акча күчерде
(Кукмара, 3 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев коронавирус таралу белән бәйле рәвештә авыр тормыш хәлендә калган район халкына азык продуктлары алу өчен акча күчерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул мөмкинлеге булган һәркемне акциягә кушылырга чакырды.
«Бүгенге вазгыять арабызда күпме олы йөрәкле кеше булуын күрсәтәчәк. Бушлай азык-төлек салынган пакетлар үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдә булган мохтаҗ гаиләләргә биреләчәк. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән, битараф калмаган һәркемгә алдан ук рәхмәтемне җиткерәм», — диде Сергей Димитриев.