Әлмәттә полицейскийлар репродукторлар аша шәһәрдә яшәүчеләрне өйдән чыкмаска чакыра
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Әлмәттә полицейскийлар репродукторлар аша шәһәрдә яшәүчеләрне өйдән чыкмаска чакыра. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шул хактагы кадрлар белән уртаклашты.
Шәһәр буйлап йөрүче полиция патрульләре гражданнарны артык ихтыяҗ булмаганда урамга чыкмаска, әгәр инде өйдән чыгарга туры килсә, саклану чараларын кулланырга өнди.
Хокук саклау органнары искәрткәнчә, теләсә кем коронавирус йөртүче булырга мөмкин һәм бары тик тулы изоляция генә шәһәрдә яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын гарантияли.