Идрис Газиев: Роберт Миңнуллин шигырьләре безнең белән кала
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга багышланган #робертминнуллингабагышлап хештегы белән урнаштырыла торган мөрәҗәгатьләр флешмобына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев кушылды.
«Шагыйрь бу гөнаһлы җирдән киткәндә, аның шигырьләре безнең белән кала… Шулай ук Роберт Миңнуллинның шигъри юлларга салынган җырлары да кала. Ул Мәхәббәтне җырлады һәм аның сүзләре һәркемгә аңлаешлы! Алар миңа бик якын», — дип яза җырчы.