«Тантана» театр премиясендә «Иң яхшы театр тəнкыйтьчесе» номинациясе барлыкка килгән
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тантана» театр премиясендә яңа номинация барлыкка килгән. Ул театр тәнкыйтьчеләренә тапшырыла.
«Иң яхшы театр тəнкыйтьчесе» номинациясендə «Тантана» театр премиясе Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илтани Иляловага тапшырылды.
Әлеге премия лауреатын күренекле театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов игълан итте.
Камал театрының ютуб каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара. Лауреатлар лаеклы дипломнарын үзләре кабул итеп ала алмыйлар. Ул аларга соңрак тапшырылачак.
«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия.