Екатеринбург яшьләре татар телендә "Әйдә, сөйләшик!" марафонын башлап җибәрә
(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Екатеринбургта яшьләр татар телендә "Әйдә, сөйләшик!" марафонын башлап җибәрә. Бу хакта Урал татарлары сайтында хәбәр ителә.
Марафонга онлайн форматта теләгән һәркем кушыла ала, ул 30 марттан 12 апрельгә кадәр узачак.
Марафон тел киртәләрен җиңәргә һәм, ниһаять, татар телендә сөйләшә башларга теләүчеләргә, параллель рәвештә татар теле грамматикасы нигезләрен өйрәнүчеләргә тәкъдим ителә.
Катнашучылар 14 көн дәвамында электрон почта аша бирем алачак һәм аларны тәүлек эчендә башкарып кураторларга юллаячаклар, алар исә катнашучыларга баллар бирә. Биремне үтәмәгән кеше марафоннан төшеп кала. Марафон татар телен белмәүчеләргә һәм начар белеп, сөйләшүне аңлаучыларга исәпләнгән.
Онлайн-марафонны "Урал таулары" иҗтимагый оешмасы оештыра.