«Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапет коронавирустан дәваланып, хастаханәдән чыкты
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). «Зенит-Казан» клубы волейболчысы Эрвин Нгапет коронавирустан дәваланды һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Эрвин Нгапет тулысынча сәламәт, ул үзен яхшы хис итә. Бүген пациентны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Элегрәк «Татар-информ» волейболчының Казанда Covid-19га тикшерелүен хәбәр иткән иде. Тиешле мәгълүматны ул социаль челтәрдәге битендә бастырган. Йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыккач, спортчы өенә, Франциягә китәргә ниятли.
Искәртеп узабыз, 8 мартта профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән Diamond Princess круиз лайнерыннан килгән һәм коронавирус аркасында карантинда булган россиялеләрне чыгардылар.