Россия чил илләр белән авиаэлемтәне тулысынча туктатачак
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Иртәгәдән башлап Россия чит илләр белән чартер һәм даими авиаэлемтәне тулысынча туктатачак. Россия Хөкүмәте Росавиациягә шундый боерык биргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Россиялеләрне өйләренә алып кайта торган рейслар гына искәрмә булачак.
Авиаэлемтә 23 мартта ук чикләнде, әмма Мәскәүдән башка илләрнең башкалаларына һава юлы әле ачык иде.
Яңа Cоvid-19 тибындагы коронавирус пандемиясе, иң яхшы очракта, җәй көне тәмамланачак, ә иң начары – киләсе кышкы сезонга кадәр сузылачак. Бу хакта вирусолог, Ерак Көнчыгыш федераль университетының биомедицина мәктәбенең микроорганизмнар Экология лабораториясе мөдире Михаил Щелканов НТВ телеканалында «Крутая история» тапшыруында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Белгеч Җир шарында коронавирус пандемиясенең тагын бер сезонга озайтылу мөмкинлеген дә исәптән чыгармады. Вакыйгаларның мондый үсеше Кытайның АКШ һәм Европа Союзыннан үз чикләрен ябачагына китерәчәген фаразлады.