Максим Шевченко: Татарстан — тотрыклылык, милләтара иминлек үрнәге — «Шәһри Казан»
(Казан, 26 март, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт нәтиҗәсендә, Татарстан Россиянең башка субъектлары өчен үрнәк булып тора.
Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко Татарстан журналистлары белән соңгы 10 елда республиканың өч төп моментны озатуы турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Татарстан конкурентлыкка сәләтле продукция чыгаручы гигант предприятиеләрне саклап калган эре икътисадый үзәк.
Республика милләтара мөнәсәбәтләрдә балансны саклый, анда төрле этнослар вәкилләре тату һәм бердәм яши. Татарстан узган еллар тәҗрибәсен үзләштерә һәм бу традицияләрне саклый. Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дәвамчанлыгын саклый.
«Традицияләр һәм хакимиятнең дәвамчанлыгы булмаган җәмгыять тотрыклылыктан мәхрүм кала. Шуңа күрә Татарстанны тотрыклы утрау дип атарга мөмкин», — диде Максим Шевченко.